22 августта шәһәр һәм район хакимияте, оешма, предприятие, хезмәт җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашында атналык гомумшәһәр планеркасы булды.
1 сентябрь якынлаша – социаль әһәмиятле объектларны төзү, төзекләндерү һәм файдалануга тапшыру белән бәйле сезонлы эшләрне башкару буенча төп хисап ноктасы. Район башлыгы коллегаларына эшләрне төгәл башкару һәм тапшыруны контрольдә тотуны дәвам итәргә мөрәҗәгать итте.