ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән Әлмәт епархиясендә ел саен Тәре йөрешләре үткәрелә.

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, 2023 елга РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган һәм тапшырулар белән килешенгән планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Миңнебай торак пункты филиалы объектында 2023 елның 18 һәм 19 июлендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр профилактика эшләре алып барылачак. Әлеге эшләр барышында «Россия радиосы», «Маяк», «ФМ хәбәрләре» радиотапшырулары  һәм 1 нче һәм 2 нче федераль мультиплексларның цифрлы телерадиотапшырулары (РТРС-1 һәм РТРС-2) сүндерелеп торачак.

2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

2023 елның 8-22 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Халыкның террорчылык акты үткәрү ихтималлыгын бәяләү дәрәҗәсе» һәм «Татарстан Республикасы халкының рәсми булмаган мәшгульлеге» дигән социологик тикшеренүләр үткәрә.

«Россиянең гомуми билгеләнештәге авиация федерациясе», «Уфа кече авиация уку-методик үзәге» авиация уку үзәге, «Первушино» аэродром комплексы, Пермь крае - «Лысьва» аэродромы, Чиләбе өлкәсе - «Куса» утырту мәйданчыгы, Магнитогорск «Агаповка» аэродромы, Оренбург өлкәсе - «Кушкуль» аэродромы, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре - «Пойма» аэродромы, Башкортостан Республикасы шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре (Стәрлетамак шәһәре, Йәрмәкәй авылы, Октябрьск шәһәре, Нефтекама шәһәре, Уфа шәһәре) Россия граждан авиациясенең 100 еллыгының юбилей датасын бәйрәм итү хөрмәтенә 2023 елның 16-27 июнендә традицион якты, динамик һәм тамаша агит-очыш үткәрелә.

9 нчы «Садко» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш балалар юл-транспорт травматизмы темасына багышланган иде. Ата-аналарны Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Конкурсның операторы булып «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 13 июньдә, Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы котлаулардан башланды. Туган көннәрен Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, Югары Мактама, Сәрән авыл җирлекләре башлыклары Нияз Нуриев һәм Дмитрий Севастьянов билгеләп үттеләр.

9 июньдә башкарма директор һәм TIMERMAN спорт чаралары сериясе командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Спорт – экологик» проекты кысаларында 2023 елда чүп җыю белән беренче экологик йөгерү плоггинг узды. Чарага 110 кеше теркәлгән, җыелган чүп-чарның гомуми күләме 280 килограммнан артык тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International