Әлмәтлеләрне Тәре йөрешендә катнашырга чакыралар

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән Әлмәт епархиясендә ел саен Тәре йөрешләре үткәрелә.

Ел саен тәре йөрешләре Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй районнарында уза.

Әлмәт шәһәрендә гомумшәһәр тәре йөреше үткәрү традициясе 2015 елдан башланган.

Тәре йөреше - православие динен тотучыларның бердәмлеген, гомумхристиан традицион кыйммәтләрен уртаклашучыларның теләктәшлеген белдерү. Бу безнең рухи һәм иҗтимагый көчебезнең шаһитлыгы. Иман итүчеләр тарафыннан яңадан торгызылган, без дәвам итәргә тиеш булган Традиция.

Традиция буенча тантаналар 9:30 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборында руханилар катнашында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкләячәк илаһи литургиядән башланачак.

Гыйбадәт кылудан соң Россия җирендә балкып торган барлык изгеләрне бәйрәм итүгә, Ватаныбызны яклау һәм сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен тәре йөреше узачак.

"Әлмәт халкының догалы бердәмлеге бик мөһим фактор булып тора, чөнки хәзерге вакытта Россия армиясе рухи ярдәмгә мохтаҗ. Бүген безнең сугышчылар Ватан һәм православие дине өчен сугышып, алгы сызыкта хәрби бурычларны фидакарьлек белән үтиләр.

Тәре йөреше 12:00 сәгатьтә башлана һәм Ленин урамы буенча, Казан кафедраль соборыннан алып Раштуа Христова гыйбадәтханәсенә кадәр узачак.

Кадерле шәһәр кешеләре! Сезне 18 июньдә Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборына килергә һәм барыгызны бергә гомумшәһәр йөрешендә катнашырга чакырабыз.

Элемтә телефоны: +7 (917) 277-19-81 Вероника Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International