9 нчы «Садко» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ата-аналар җыелышы узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

9 нчы «Садко» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш балалар юл-транспорт травматизмы темасына багышланган иде. Ата-аналарны Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре һәм юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучылар булу кирәклеге турында сөйләделәр.

Ата-аналар балалары белән даими рәвештә юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату әңгәмәләре алып барырга, аларны һәр көн үтәргә һәм үзләре дә юл ситуациясендә уңай үрнәк булырга кирәклеген искә төшерергә чакырылды. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре СИМ буенча яңа кагыйдәләрне искә төшерде. Җыелыш ахырында барлык ата-аналарга «БДД» дәүләт бюджет учреждениесеннән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International