Бүген 18.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йортының концерт залында «Безнең заман» фестиваленең зона этабының гала – концерты узачак.
Балаларыбызның бәхетенә өлеш кертегез һәм хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтегез! «Казанышлар.рф» сайтына керегез һәм фестивальләр өчен тавыш бирегез:
«Без Бөек Держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында БДБ илләренең дүртенче еллык ачык дистанцион конкурсы үткәрелә. Конкурс 25 ноябрьдә узачак һәм дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышлана, ул Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә, ул шулай ук Россиянең Хәрби дан көне булып тора.
Бүген, 13 октябрьдә, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар. Муниципалитетның конференц-залында 20дән артык хезмәткәр онлайн форматта татар язучысы Рөстәм Галимуллинның «Васыять» әсәреннән өзек буенча диктант язды.
2 нче «Балачак планетасы», 7 нче «Алтын ачкыч», 9 нчы «Садко», 26 нчы «Елочка», 51 нче «Радуга» балалар бакчаларында һәм Әлмәт шәһәренең 21 нче мәктәбендә - «Дай 5» белем бирү үзәгендә «Балаларның иминлеге - ата – аналарның кайгыртуы» темасына ата-аналар җыелышы узды.
Әлмәт театрында театральләштерелгән әдәбият дәресе премьерасы булды. «Хатын-кызга багышлау» спектаклен югары сыйныф укучыларына тәкъдим иттеләр.
12 октябрьдә парк-менеджерлар вазифасына конкурста катнашучыларның урнаштыру очрашуы узды. Чараның баш спикеры буларак территорияләрне үстерү агентлыгына нигез салучы «1732» һәм Сысертьтагы «Заводта җәй» проекты җитәкчесе Ян Кожан чыгыш ясады.
Түбән Мактаманың 2нче һәм 1нче мәктәпләрендә яшь хәрәкәт инспекторлары белән «Хәрәкәт кагыйдәләре – безнең хөрмәт!» дигән темага сыйныф сәгате узды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 6 сентябрендәге 792 номерлы карарына ярашлы рәвештә, әлеге хезмәт өчен түләү җылыту чоры дәвамында исәпләнәчәк.
Күп кенә уңай үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшләнгән Россиянең милли проектлары ярдәмендә була.