Түбән Мактаманың 2нче һәм 1нче мәктәпләрендә яшь хәрәкәт инспекторлары белән «Хәрәкәт кагыйдәләре – безнең хөрмәт!» дигән темага сыйныф сәгате узды.
Максат: юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән танышу, урам хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау, алган белемнәрне көндәлек тормышта мөстәкыйль куллану күнекмәләрен үстерү.
Укучылар белән әңгәмә булды. Балалар юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштылар, җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар тәртибе кагыйдәләрен кабатладылар, шулай ук СИМ буенча яңа кагыйдәләрне аңлаттылар.
Чара ахырында БДД буенча видеофильм күрсәтелде һәм барлык катнашучыларга ТУ ГБУ БДД тематик истәлекләре тапшырылды.