Россия Президенты М-12 «Восток» автомобиль юлы буенча Казанга кадәр хәрәкәт ачты

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Мәскәү белән Татарстан башкаласы арасында 810 километр озынлыктагы юл төзелеше 7 айга иртәрәк тәмамланды!

«Мондый вакыт эчендә - ә бу нибары өч ел-мондый масштабтагы һәм мондый катлаулылыктагы инфраструктура проектлары бездә әле беркайчан да тормышка ашырылмаган. Бу бик яхшы мисал, киләчәккә яхшы юнәлеш, сыйфатлы, тизрәк һәм күбрәк төзергә әзер булуыбызның тагын бер дәлиле», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Идел аша яңа күпер Лаеш һәм Югары Ослан районнарын тоташтырды. Иделнең икенче ярына күчү хәзер җиңелрәк һәм тизрәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International