Алдануның булачак корбаннарына хәбәр килә: «Сәлам. Беләсеңме аны? Бүген төнлә үлде скончался...».
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
22 мартта 8:00 дән 14:00 гә кадәр, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында, теләге булган һәркем бушлай флюорографик тикшерү уза ала.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ел ахырына кадәр районның авыл җирлекләрендә 343 светодиодлы яктырткыч урнаштырылачак һәм 8 км дан артык үзйөрешле изоляцияләнгән чыбык сузылачак.
Иртәгә, 20 мартта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз кар, юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 7-12 м/с, иртән, көндез урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Быел яз Әлмәттә шәһәр халкына уңайлы булсын өчен «Татнефть» иске автомобиль шиннарын кабул итүнең унбер пунктын оештырды. Покрышкаларны бункерларга яки шәһәрнең кайбер АЗСларына тапшырырга була, адресларның тулы исемлеген бастырабыз.
Сезне җырчы һәм вокал буенча педагог Оксана Шиһапова үткәрәчәк «Үз тавышыбыз белән танышабыз» мастер-классына чакырабыз.
Уфада «Хатын – кыз-милләт анасы» IX Бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык хатын-кыз катнашты.
Волонтер булып 14 яшьтән башлап Россиянең һәр гражданы була ала.
17 март көнне Үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесе булып узды, ул шәһәребезнең мөселман яшьләре өчен зур вакыйгага әверелде! Чарага 350 кеше килде, алар арасында төрле уку йортларыннан 180 гә якын студент бар иде.