Алдануның булачак корбаннарына хәбәр килә: «Сәлам. Беләсеңме аны? Бүген төнлә үлде скончался...».
Шул рәвешле мошенниклар кешеләрнең хисләренә басым ясый! Уяу булыгыз!
Мондый хәбәрләрне Telegram да мошенниклар тарата. Алар танышларының үлеме турындагы хәбәрне сезне тозакка эләктерү өчен файдаланалар. Гадәттә алар вирус яшерелгән «үлгән кеше фотосы» белән документ ачарга тәкъдим итә.
Файлны үзегезгә күчереп, сез киберһөҗүм корбаны булу куркынычы белән генә чикләнмисез, ә бәлки җинаятьчеләргә шәхси мәгълүматларыгызны да тапшырасыз. Вирус сезнең дусларыгызга һәм якыннарыгызга кагылып, сезнең элемтәләргә таралырга мөмкин.
Әгәр сез андый хәбәр алгансыз икән, аны игътибарсыз калдырыгыз!