«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ел ахырына кадәр районның авыл җирлекләрендә 343 светодиодлы яктырткыч урнаштырылачак һәм 8 км дан артык үзйөрешле изоляцияләнгән чыбык сузылачак.
Программага Иске Суркино авылы, Миңлебай станциясе, Миңлебай авылы, Чупай авылы, Мәмәт авылы, Кузайкино авылы, Яңа Чишмә авылы, Яңа Кәшер авылы, Югары Акташ авылы, Аппак авылы, Габдрахман авылы, Новоникольск авылы, Колшәрип авылы кергән.
Иске фонарьлар белән чагыштырганда, яңа яктырткычлар электр энергиясен азрак куллана, бу исә челтәргә йөкләнешне сизелерлек киметә.