Мәшгульлек үзәге яңа курслар оештыра

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

2018 нче елның 17 нче маенда Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар һәм декрет ялларында 3 яшькәчә бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен, аларны алга таба хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан түбәндәге юнәлешләр буенча: компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, 1С:Предприятие программаларын үзләштерү өчен курслар оештыра.

Укулар Казан милли тикшеренү техник университетының филиалында (Төзүчеләр проспекты, 9Б йортында) узачак.

Үзәк белгечләре атна саен һөнәри белем бирү курсларында белем алучы, Мәшгүьлек үзәге тарафыннан җибәрелгән эшсезләрнең дәресләренә барып, уку барышы белән кызыксынып торалар. Әйтик, 8 май көнне «Тегүче» һөнәрен үзләштерүчеләрнең дәресләрендә булдылар. Укулар расписание нигезендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International