ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

21 майда шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез явымсыз һәм җиләс. Минималь температура төнлә  +6..+11˚. Максималь температура көндез +16..+20˚.

«Хокук тәртибе саклаучылар белән зарядка" Россия полициясенең 300 еллыгына багышланды. Әлмәт медицина колледжы ёщм Эчке эшлщр бълеге ветераннары белщн берлектщ уздырылган чара бик кызыклы узды.


19
май, 2018 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл хуҗаларын юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында кисәтә. Мотоциклистлар шлем кулланырга онытмаска тиеш. Куркынычсызлык чараларын кулланмаганда, кеше гомере өзелергә мөмкин.

Иртәгә, 20 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яшен, боз яварга мөмкин.

Әлмәт кенә түгел, барлык Татарстан әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр белән горурлана ала. Алар - һәрдаим  югары һәм континенталь хоккей лигалары чемпионатлары җиңүчеләре.


18
май, 2018 ел
җомга

Бүген Әлмәттә тарихи вакыйга булып узды:  Гагарин Кубогын «Ак Барс» командасы уенчысы Артем Лукоянов алып килде, ул үзенең спорт эшчәнлеген  2007 елда  «Нефтяник» ХК башлаган. Зур чара шәһәр паркында узды. Анда Гагарин Кубогы урнаштырылды һәм Андрей Лукоянов җанатарлары белән берлектә чара оештырылды. Анда район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

 

 

Иртәгә, 19 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр, боз. Көндез һәм кичтән 26 м/ска кадәр давыл күтәрелү мөмкин. Минималь температура төнлә +12..+16˚, максималь температура көндез  +26..+29˚.

19 май көнне 12.00 сәгатьтә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын И.Зарипов проспекты, 25/1 адресу буенча урнашкан Sky City Активити паркының ачылуына чакыралар. Өстәмә мәгълүматны 8(8553)44-00-44 телефоны буенча алырга мөмкин. 

26 май көнне Әлмәттә «Алга Түбәтәй» тематик велопарады узачак. Әлмәтлеләргә үзләренә милли кием, сүрәт сайларга, велосипедны бизәргә һәм шәһәр буйлап барырга тәкъдим ителә. Иң кызыклы костюмы һәм иң гадәти булмаган велосипеды булган кешеләр арасында гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International