26 май көнне Әлмәттә «Алга Түбәтәй» тематик велопарады узачак. Әлмәтлеләргә үзләренә милли кием, сүрәт сайларга, велосипедны бизәргә һәм шәһәр буйлап барырга тәкъдим ителә.
Иң кызыклы костюмы һәм иң гадәти булмаган велосипеды булган кешеләр арасында гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.