2018нче елның 22 июнь көнне Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрдән читтә урнашкан «Жемчужина» сәламәтләндерү лагерендә урнашкан Республиканың «Йолдызлы десант» палаткалы лагерендә булдылар. Татарстанның сигез районыннан авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче уеннар оештырылды.
Уенда 110 укучы катнашты. Балалар белән берничә кече-уен үткәрелде, аларны һөнәр, вазифа, белгечлек һәм һөнәр үзенчәлеге кебек төшенчәләр белән таныштырдылар. Шулай уеннар ярдәмендә балаларга һөнәрләрнең үзенчәлекләрен белү һәм ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеге булдырылды.