ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

7 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты» әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын уен-көлкеле чараларда катнашырга чакыра.

7 июль көнне аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә аерым районнарда томан. Җил 3-8 м/с, көндез урыны белән, җил көчәйгәндә, 15-20 м/ска кадәр. Минималь температура төнлә +10..+13º, максималь температура көндез  +24..+27º.

21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары. 

 

   


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә,  6 июль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил 5-10 м/с, яшен вакытында 7-22 м/с, көндез 15-20 м/с. Минималь температура төнлә +14..+17º, максималь температура көндез  +24..+28º.

 

3 июль көнне  «Электрон» яшүсмерләр клубында очрашу булып узды. Темасы - «Велокультура». Максаты - куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм саклау. 

Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советы актив эшчәнлек алып бара. Чираттагы утырышта төрле юнәлешләрдәге сораулар каралды. 

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

5июль көнне сәг.  9.00 17.00 сәг. кадәр вакыт аралыгында Шевченко-Җәлил урамында светофор сүндерелеп торачак. Дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрне әлеге уңайдан игътибарлылык күрсәтергә чакыра. 

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.  Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.

 

 

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International