ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Мусинның доклады тыңланды, ул җирлекнең социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүматны җиткерде.

9 июль көнне Әлмәт муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Булат Аскаров, ТР Ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге вәкиле Марина Сотникова, Акташ ашлык әзерләү һәм эшкәртү комбинаты директоры Фандас Юнусов составындагы комиссия тарафыннан Акташ икмәк кабул итү предприятиесының матди-техник базасын һәм элеваторларын яңа уңышның ашлыгын хәзерләүгә әзерлеген тикшерде.

Киңәшмә  “Закон территориясе” республика конкурсының йомгакларын игълан итүдән башланды. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелде.

 

Шимбә кичендә пляж Әлмәтнең чын мавыктыргыч зонасына әйләнде - футбол яратучылар уенны лаундж-зоналарда һәм парковкаларда карадылар. Караңгыда дистәләп кәрәзле телефон экраннары янып торды, барлык җирдә җанатарлар тавышлары һәм шатлыклы гөрелтеләр ишетелде. Матч ничек тәмамланганга карамастан, хәзер барыбызның да күңелләре командабыз өчен горурлык  белән тулы.

7 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектының мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар. «Яшьлек» скверында «Леонардо» балалар уен студиясеннән «Балачак буяулары» программасы узды. «Көнбатыш капкалар» микрорайоны мәйданында «Көнбатышта маҗаралар» программасы кысаларында барлык кечкенә тамашачыларны һәм аларның ата-аналарын «Татнефть» хәйрия фонды тәкъдим иткән «Шишли-мышли» спектакле һәм барабанчылар тамашасы шатландырды. 


7
июль, 2018 ел
шимбә

Сезне ихлас күңелдән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Нәкъ гаиләдә без беренче адымнар ясыйбыз, дөньяны танып белергә өйрәнәбез, әхлакый һәм рухи юнәлешләр алабыз. Гаилә, үзара хөрмәт, ризалык һәм якыннарның мәхәббәте - кешенең төп таянычы һәм ярдәме. Ә имин гаилә - нык һәм көчле дәүләтнең нигезе.


6
июль, 2018 ел
җомга

Вакытлыча 9нчы июльдән башлап ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр Риза Фәхретдин урамыннан алып Мәрҗәни урамына кадәр участокта Шевченко урамы буйлап,  Герцен урамыннан алып Геофизическая урамына кадәр участокта Шоссейная урамы буйлап, РТСтан алып Волгоградская урамына кадәр участокта Геофизическая урамы буйлап, Герцен урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Әлмәтнең мәктәпкәчә учреждениеларында балаларны сәламәтләндерү һәм физик яктан үстерүгә юнәлтелгән чаралар тормышка ашырыла. Җәй чорында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның саф һавада йөрүләре балалар организмын ныгыта һәм чыныктыра, бөтен яклап үсүгә уңай йогынты ясый.

12 июльдән «Белгеч» шәхси белем бирү оешмасында «Химия анализы лаборанты» курслары ачыла. Укулар бушлай, уку чорында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.

11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International