Тулаем алганда Әлмәт районында 14 августка 16950 га бөртеклеләр игелгән, 40640 тонна суктырылган. Беррәттән малларга кышкы азык әзерләү дәвам итә.
18 август көнне әлмәтлеләрне кичке биштә "Яшьлек» скверында «Краски детства» чарасы узачак, «Фристайл» студиясе бию буенча мастер-класслар оештыра, шулай ук «Пастелью рисуют все!» рәсем ясау буенча дәресләр дә үткәреләчәк.
19 августта Урицкий исемендәге паркта «Алма спасы» фольклор бәйрәме уза. Бәйрәмдә казанлылар һәм башкала кунаклары көнкүреш әйберләре, сувенир продукциясе һәм агачтан ясалган обереглар ясауның традицион уникаль ысуллары белән таныша алачак. Анда район иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак. Чара 14.00 сәг. башлана.
12 август көнне Әлмәттә шәһәр пляңы территориясендә «Сәламәтлек марафоны" ның чираттагы этабы узды. Чара ТР иҗади яшҗләр оешмасы тарафыннан оештырылды.
Гомуми белешмәләр.Һәрбер кеше үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашыруга ия. Пенсия алды яшендәге кешеләр хезмәткә урнашуда кыенлыклар кичерә.
Әлмәтнең мәгариф учреждениеләре белгечләре, балалар арасында «#ЯратканӘлмәт бәйрәмчә киенә» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды. Ул иң матур Яңа ел бизәлешен рәсемнәрдә чагылдыруга юнәлдерелгән иде. Бәйгедә 53 белем бирү йорты һәм яшүсмерләр клубларыннан 587 укучы, 36 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесеннән 346 укытучы, тәрбияче, мөдир катнашты. Алар ике юнәлештә иҗат эшләре тәкъдим итте: «Кышкы әкият» һәм «Яңа ел уенчыгы». Беренче номинациядә Р. Гыйнатуллин (11 нче мәктәп, 7 нче сыйныф), И. Горбунова, Е. Романова (26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре) җиңүче булып танылды. Икенче номинациядә Д. Пряшников (24 нче мәктәп, 7 нче сыйныф), С. Бушурова (30 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе) беренче урынны яулады.
Иртәгә, 14 август көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Минималь температура +17, максималь +25.
18 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстанда комплекслы коммуникацион проект тормышка ашырыла. Тестлау пунктлары кеше күп йөри торган урыннарда: паркларда, төнге клублар янында, сәүдә үзәкләрендә һәм уку йортлары тирәсендә уздырылачак. Биредә СПИД-үзәкнең белгечләре эшләячәк.
Әлмәт картиналар галереясе шәһәр халкын “Дербент – окно на Восток” күргәзмәсе ачылышына чакыра. Биредә сез борынгы Дербент шәһәренең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша аласыз. Шулай ук экспозиция тупланмасында булган “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы рәссамнарының иҗат җимешләре дә күрсәтеләчәк.
"Кванториум" технопаркы эшчәнлеге белән район активын бүген аның җитәкчесе Рамил Закиров таныштырды. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды.