«#ЯратканӘлмәт бәйрәмчә киенә» җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Әлмәтнең мәгариф учреждениеләре белгечләре, балалар арасында «#ЯратканӘлмәт бәйрәмчә киенә» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды. Ул иң матур Яңа ел бизәлешен рәсемнәрдә чагылдыруга юнәлдерелгән иде. Бәйгедә 53 белем бирү йорты һәм яшүсмерләр клубларыннан 587 укучы, 36 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесеннән 346 укытучы, тәрбияче, мөдир катнашты. Алар ике юнәлештә иҗат эшләре тәкъдим итте: «Кышкы әкият» һәм «Яңа ел уенчыгы». Беренче номинациядә Р. Гыйнатуллин (11 нче мәктәп, 7 нче сыйныф), И. Горбунова, Е. Романова (26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре) җиңүче булып танылды. Икенче номинациядә Д. Пряшников (24 нче мәктәп, 7 нче сыйныф), С. Бушурова (30 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе) беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International