Гомуми белешмәләр.Һәрбер кеше үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашыруга ия. Пенсия алды яшендәге кешеләр хезмәткә урнашуда кыенлыклар кичерә. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиягә чыгар алдыннан кешеләрне эштән җибәргән өчен эш бирүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Пенсиягә чыгар вакыты җиткән кешеләрнең хезмәткә хокукларын яклауны дәүләт хезмәт инспекцияләре эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе итәргә ниятли. Аларга әлеге кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен тикшерү бурычы йөкләнә.