Әлмәтлеләр игътибарына: "Глаголица" конкурсы старт алды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Чараны  “Счастливые истории” балалар хәйрия фонды оештыра. Бәйге балалар һәм үсмерләрнең иҗатын үстерү, белемен арттыру максатыннан оештырыла. Анда ун яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрле үсмерләр катнаша ала. Моңарчы чара Татарстан күләмендә генә уздырылса,  аның географиясен киңәйде.  Хәзер инде бйгегә татар яки урыс телендә язган балалар-үсмерләр эшләрен җибәрә ала. Эшләр 10 сентябрьгә кадәр  https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында кабул ителә. Балаларның иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International