ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәтнең  аз тәэмин ителгән, күп балалы, опекунлык  гаиләләрендә 1000нән артык укучы тәрбияләнә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм" ит чарасында "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе актив катнаша. Шушы көннәрдә Бикбова Екатеринага мәктәп сумкасы һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.

Татарстан Республикасындагы массакүләм велоузышлар башланды. 26 август көнне  «Tatneft Tour de Tatarstan» ярышларында катнашучылар велоузыш барышында шәһәрнең истәлекле урыннарын күзәтә алды. 

Әлмәт Пенсия фонды идарәсе 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләде, нәтиҗәдә август аеннан шушы категория пенсионерларының пенсияләре артты. Яңадан исәпләү картлык яисә инвалидлык буенча иминят пенсиясен алучы һәм аларның өчен 2017 елда иминият взнослары түләнгән барлык пенсионерларга кагылды.

"Әлмәт җылылык челтәре" АҖ эшчәнлеге турында бүген эшлекле дүшәмбедә "Әлмәт җылылык челтәре" АҖ башкарма директоры Петр Тумашев хәбәр итте.

Район активы белән киңәшмә күңелле миссиядән - тәбрик итүдән башланды. Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйруллин Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатуновны туган көне белән котлады.

1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр тупланмасын торгызу турында гариза бирергә кирәк. Бу – социаль хезмәтләр урынына акча эквивалентын сайлаган федераль ташламаларга ия булучыларга гына кагыла. Социаль хезмәтләр тупланмасы айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) алучыларга бирелә. Ул үз эченә медицина, санаторий-курорт һәм транспорт ташламаларын берләштерә. Гражданин аңа социаль хезмәтләрне натураль формадамы, әллә аның акчалата эквивалентын сайларгамы икәнен хәл итә ала.

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге 2018нче елда эшсез гражданнарны 28 төрле белгечлек буенча һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү өчен укырга җибәрә. Эшсезләр арасында иң зур популярлык «1С Предприятие», «кадрлар буенча инспектор», «стропальщик», «машина йөртүчеләрнең төрле категорияләре», «чәчтараш», «маникр ясау остасы» курсларына туры килә.

 Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә. 28 август көнне планлы рәвештә 9 дан 17 сәгатькә кадәр Шоссейная-Герцен урамнарында светофор сүндерелә.

 

 


26
август, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Әлмәттә "TATNEFT Tour de Tatarstan 2018" велоузышы үтте. Велоузышта катнашучылар 50 һәм 100 км арага йөгерде. Төрле төбәкләрдән җыелган спортчылар һәм һәвәскәр велосипедчылар арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм башкалар да бар иде. Алар 100 километрга узышты. Шулай ук велосипедта йөрергә яратучылар өчен 5 км дистанция дә бар иде. Балаларга да үзләрен сынау мөмкинлеге тудырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.


25
август, 2018 ел
шимбә

Юл хәрәкәтен чикләү 26 август көннәренә туры килә.TIMERMAN  TATNEFT Tour de Tatarstan чарасы уздырылу сәбәпле Р-239 юл участогы  249 км алып 256 км га  кадәр ябыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International