Район активы белән киңәшмә күңелле миссиядән - тәбрик итүдән башланды. Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйруллин Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатуновны туган көне белән котлады.
Шуннан соң район башлыгы шәһәр һәм районның балалар бакчаларында капиталь ремонт буенча эшкә нәтиҗәләр ясады.
Капиталь ремонттан соң Кама-Исмәгыйль авылында Шәфәгать Тәхаветдиновның ярдәме белән балалар бакчасы ачылды. Хәзерге моментта җиде балалар бакчаларында республика программалары кысаларында һәм «Татнефть» ГАҖ компаниясе катнашуы белән бара торган капиталь ремонт буенча эшләр тәмамлану стадиясендә.
Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2018 елның Iнче яртыеллыгы дәвамында Әлмәт зона торак инспекциясенең тикшерү - күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.