Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге 2018нче елда эшсез гражданнарны 28 төрле белгечлек буенча һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү өчен укырга җибәрә. Эшсезләр арасында иң зур популярлык «1С Предприятие», «кадрлар буенча инспектор», «стропальщик», «машина йөртүчеләрнең төрле категорияләре», «чәчтараш», «маникр ясау остасы» курсларына туры килә.
Агымдагы ел башыннан алып 374 кеше курсларга җибәрелде, ул быелгы контроль күрсәткечләрнең 74,8%ын тәшкил итә.
Сентябрь аенда «чәчтараш», «пешекче», «кадрлар буенча инспектор», «ЭВ һәм ВМ операторлары» төркемнәре ачылачак.