ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сусаклагычны төзекләндерү буенча фикер алышырга әлмәтлеләрне 13 сентябрь көнне "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"ндә (Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт) адресы буенча 18.00 көтеп калалар. Чара 20.30 сәг. тәмамлана. 

Иртәгә,  7 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән аз гына яңгыр. Минималь температура төнлә +4..+8º, максималь температура көндез +19..+22º.

Әлмәт районында 9 сентябрь көнне өстәмә  муниципаль сайлаулар  Аппак, Бута, Кәләй, Урман Кәләе,  Колшәрип, Кузай,  Мәмәт,  Новотроицк авыл җирлекләрендә узачак.

Әлмәтнең экология департаменты ,  Телекомпания «Альметьевск РТВ»  «Созидание и творчество» проектын тормышка ашыра. Конкурс 10.09.18 старт ала һәм 22.10.18 дәвам итәчәк. 

Әлмәттә "Киләчәк Татарстан колледжы" проектының беренче курсына 175 студент кабул ителде

"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренү институты  (Санкт-Петербург) түләүсез уикендлар әзерләде. Августтан алып сентябрьгә кадәр калабызда иҗат кешеләре белән төрле очрашулар, бәйрәм чаралары дәвам итә.

Сентябрь  Татарстанда җылы булачак, бу турыда КФУ  метеорология, климатология һәм экология атмосферасы мөдире  Юрия Переведенцева хәбәр итте. Температура нормадан югары булачак һәм 18 — 20 градус тәшкил итәчәк. 

Студент еллары һәрдаим бәхетле мизгелләр ул - шул чорда беренче мәхәббәт,борчылулар һәм башка төр кыенлыклар барлыкка килә. Ләкин, кызганычка каршы, бу төрле кыенлыклар китереп чыгара, авырулар, шул исәптән  ВИЧ-инфекция. Бу турыда студентлар белән очрашуда сүз барды.

Район буенча бүгенге көнгә  39 мең  818 га мәйданда урылган, бу  90%,тәшкил итә, 87 мең  535 тонна суктырылган.

Әлмәткә эшлекле визит белән  Татарстан  ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе,  полиция полковнигы  Ленар Габдрахманов килде. Район башлыгы  Айрат Хәйруллин, Әлмәт Эчке эшләр бүлеге начальнигы Дамир Гарипов белән берлектә ул 1 нче балалар бакчасын, 15 нче мәктәпне карады, балалар белән очрашты. Биредә юл куркынычсызлыгына багышланган чаралар да узды. Соңыннан Ленар Габдрахманов юл куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International