ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

33 нче  «Незабудка» балалар бакчасында «Юллардагы куркынычсызлык өчен" акциясе узды.

6 сентябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан.  Минималь температура төнлә +6..+10º, максималь көндез  +18..+21º. 

4 сентябрь көнне социаль яклау идарәсендә Бердәм хокук ярдәме күрсәтү көне узды.4 сентябрь көнне социаль яклау идарәсендә Бердәм хокук ярдәме күрсәтү көне узды. Чарада социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гиматдинова, шәһәр прокуроры урынбасары Игорь Нагаев, Әлмәт районы хөкем приставлары район бүлеге белгече Эльвина Ахматгалиева, Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгече  Регина Айметова, адвокат Максим Самойлов һәм башкалар катнашты.  

5 сентябрь көнне 14-15 сәг. ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әлмәтлеләрне кабул итәчәк. Юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше, куркынычсызлык мәсьәләсе - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә борчый торган темаларның берсе. 


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Халыкара яшьләр хоккей лигасы чемпионаты  «Нефтяник» командасы җитәкчелеге:  президент Ринат Шафигуллин, башкарма  директор Мансур Усманов һәм спорт буенча  директор Ришат Гимаев "Спутник" командасы уенчылары белән очраштылар. Җитәкчеләр командага уңышлар юлладылар.

7 октябрь көнне  Казанда  TIMERMAN: АК БАРС Банк Казанский национальный полумарафон 2018 чарасы узачак. Катнашучыларга өчпочмак пешерү серләрен ачачаклар һәм түбәтәйләр бүләк итәчәкләр.

Иртәгә, 5 сентябрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. 

 2 сентябрь көнне Әлмәттә  «ДЕНЬ НЕФТЯНИКА-2018».конкур ярышлары узды. Ярыш вакытында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләрне - И. Слесаревны, Камилла Мухаррямованы, Аделина Фахерлиеваны уңышлы стартлары белән котлыйбыз.

Кояшлы матур көннәр  волейбол ярышларын тантаналы ябарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәләр:

Кызлар  2002-2003 :

1 урын -  Дикая Дарья / Уленгова Ирина (Альметьевск)

2 урын  – Абдуназарова Аделя / Кулагина Анастасия (Әлмәт)

3 урын -  Минуллина Алина / Сапугольцева Анна (Бөгелмә)

 

Әлмәттә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арта төште. Әлеге уңайдан ЮХИДИ юлларда игътибарлы булуны сорый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International