Әлмәткә Татарстанның баш ЮХИДИ инспекторы килде

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәткә эшлекле визит белән  Татарстан  ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе,  полиция полковнигы  Ленар Габдрахманов килде. Район башлыгы  Айрат Хәйруллин, Әлмәт Эчке эшләр бүлеге начальнигы Дамир Гарипов белән берлектә ул 1 нче балалар бакчасын, 15 нче мәктәпне карады, балалар белән очрашты. Биредә юл куркынычсызлыгына багышланган чаралар да узды. Соңыннан Ленар Габдрахманов юл куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International