Тельман урамын реконструкцияләү дәвам итә. Әлеге участокта ремонт эшләре яңа яңгыр канализациясен төзү зарурлыгы аркасында бераз сузылуга карамастан, проект ахырына таба бара.
Бүген Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова рәислегендә гомумшәһәр планеркасы узды.
28 августта 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр 27 нче Девон бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Гыйләҗев Вадим Мөнир улы гражданнарны кабул итә.
Бүген 13:00 сәгатьтә шәһәр сусаклагычында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «КАРБЫЗ фест» узачак.
25 августта әлмәтлеләрне герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган тантаналы чарага чакыралар. Чара 11:00 сәгатьтә башлана (Ленин һәм М.Җәлил урамнары киселеше).
Иртәгә, 25 августта, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында концерт программасы узачак!
Бүген Россия флагы көне билгеләп үтелә — илебезнең һәр гражданины өчен мөһим һәм символик бәйрәм. Бәйрәм рәсми рәвештә 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнде һәм яңадан торгызылган Россия Федерациясе флагы - «Дәүләт триколоры»на багышланды.
Иртәгә, 23 августта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 15-17 м/с ка кадәр җитә.
Балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау максатында 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар-балалар!» профилактика чарасы башлана.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә берьюлы берничә коммуникация инструменты эшли, алар шәһәр халкына мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм шәһәр мохитен үстерү буенча инициативалар тәкъдим итәргә ярдәм итә.