8 нче февральдә иртәнге сәгать сигездә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Әлмәт транспорт идарәсе» катнашында «Эш бирүче көне» үткәрә.
Ярминкәгә килүчеләргә:
- эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы белән танышырга;
- эш бирүче белән очрашып әңгәмә узарга һәм эшкә урнашу турында килешергә;
- психолог-профконсультантта үз һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узарга мөмкин булачак.
Сезне Герцен урамы, 86 А адресы буенча көтәбез.
Белешмәләр өчен телефон 8 (8553) 32-34-95.