Киләчәктә «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатлыгына кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүләр үтте якшәмбе көнне - 7 июльдә 5 санау участокларында: 1се - шәһәрдә һәм 4се - районның авыл җирлекләрендә.
8 июльдә Россия мөһим бәйрәмне - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп узалар. Бу көнне без гадәттәгечә Русьта гаилә бәхетен, ир һәм хатынның мәхәббәтен һәм тугрылыгын яклаучылар дип саналган православие динендәге әүлияләрне - Петр князен һәм аның хатыны Февронияне Муромскийларны хөрмәтлибез.
Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 2,7 млрд. сумга үтәлгән, бу 47,4% тәшкил итә. Барлыгы гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 942 күп фатирлы йортка капремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме 5,8 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңзәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фәннән – рус теленнән, информатикадан һәм физикадан БДИнын 100 баллга биргән. Математикадан – 99 балл.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә булды. Әлеге хуҗалык райондагы иң зур һәм әйдәп баручы булып санала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ генераль директоры Наил Усманов озатуында район башкарма комитеты ьитщкчесе вазыйфаларын башкаручы беренче чиратта Югары Акташ янындагы арпа кырын карап чыкты.
6 июльдә 16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.
Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.
6 июнь көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Фәхретдин һәм Тимирязев турамнары чатында светофор сүндерелә.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре 3нче номерлы шәһәр поликлиникасында диспансеризацияне уздылар, шуның белән алар үзләренең үрнәгендә сәламәтлекләре турында уйлау һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле чараларны күрү һәр кешенең максаты булуын күрсәттеләр.
Әлмәтлеләр «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» Бөтенроссия бәйрәме алдыннан СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ Россия интернет-платформасында бер-берсенә мәхәббәт белдерә алалар.