Бүген Әлмәткә ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин килде. Визитның максаты - Әлмәт онкология диспансерының радиология корпусы, перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы, Тынычлык урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм тагын бер Бигәш урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы төзелеше барышы белән танышты.
31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
Әлмәт районының авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре терлек азыгын әзерләүне дәвам итәләр. 18 июльгә булган мәгълүматлар буенча 8,8 мең тонна салам; 22 мең тонна сенаж, 8 тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Агросәнәгать хезмәткәрләре берьеллык үсемлекләрне сенажга һәм яшел терлек азыгына чабуга керештеләр. Болын һәм көтүлек, чәчелгән кыяклы культуралар һәм кузаклыларның үләннәре 500 га мәйданында чабылган.
Бүген Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурста катнаша алалар. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
Электр тапшыру линиясе баганаларын демонтажлау эшләре башкарылу сәбәпле 19 июльдән Тельман урамының Фәхретдин урамыннан алып балалар поликлиникасына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнә.
Әлмәтлеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашырга чакыралар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Әлмәтнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларының мемориаль комплексы төзекләндереләчәк.
20 – 21 июль көннәрендә «Юбилейный» спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча «Татнефть» ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк.
30 -31 август көннәреңдә Әлмәтнең «Кванториум» балалар технопаркы базасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсы узачак.
12 июль көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «эшлекле иртәнге аш» форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.