27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.
31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
23 июль көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Гафиатуллина урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.
8 июль көнне кунакчыл Абхазиянең Сухум шәһәре «Талантлар планетасы» проекты кысаларында «Без бергә булган чакта» Халыкара бәйге-фестивале катнашучыларын кабул итте. Бәйгедә Новоуральск, Кемерово, Красноярск, Уфа, Самара, Сызрань һәм Рязань шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.
Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.
Әлмәт файдаланылган батарейкаларны җыю республика акциясендә катнаша. Бүген «Магнит» гипермаркетына керү урыны янында «Duracell» компаниясенең контейнеры урнаштырылды, анда һәр кеше эшләми торган батарейкаларны сала ала.
Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны аша язылу сорала.
Территориаль - иҗтимагый үзидарәләрнең эше турында хәбәр итте Әлмәтнең 5нче территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Олеся Әхмәтшина. Әлмәт территориясендә 36 территориаль - иҗтимагый үзидарә эшчәнлеген алып бара. 30ы төп предприятиелар карамагында, алар финанс матди базасын тәэмин итәләр, хуҗалык эшчәнлеген алып баралар.
Бүген киңәшмәдә яңа кадрлар билгеләнүе хәбәр ителде.16 июльдән район башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп Илсур Илдус улы Сәлимгәрәев билгеләнгән.
24 июль көнне 17.00 сәгатьтә Әлмәт драмтеатры бинасында муниципалитет, социаль учреждение вәкилләре һәм актив әлмәтлеләр катншында проект семинары узачак.