20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, ТР предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның гыйнварынна бирле 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 кеше авыр имгәнгән, 16 очрак үлем белән тәмамланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүгеннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә һәм ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Кичә Әлмәттә “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы булып узды. Рухи яңарыш фонды быел әдәбият сөючеләргә 7 китап бүләк итте.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы сессиясендә депутатлар шәһәр башкарма комитетына яңа җитәкче сайлады.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булып танылды.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан геройлары көненә багышланган митингта катнашты һәм Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр китерде.
Иртәгә, 9 декабрь – Россия Геройлары көне.
Элек тә, төгәлрәге, 1917 елга кадәр геройларга игътибар күрсәтү булган. Ул чакта Георгий кавалерлары хөрмәтләнгән. 2007 елдан башлап 9 декабрьдә Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Дан ордены, Социалистик Хезмәт Геройлары данлана. Һәр елны Әлмәттә дә батырлар хөрмәтенә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында чара оештырыла. Менә бүген дә хезмәт каһарманнары паркка җыелды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.