Әлмәттә “Рухият” нәшер иткән китаплар тәкъдир ителде

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Китап -  кешеләр кайсы чорда гына яшәсә дә, иң абруйлы, иң кадерле әйбер булган.  Ак кәгазьгә басылган  әнә шул мәгълүмат  кешелек дөньясының  алга баруына да, рухи-мәдәни мирасның буыннардан-буынга тапшырылуына да,  үз чорында яшәгән авторларның уй-кичерешләре аша җәмгыятьтәге  вакыйгаларны анализларга да мөмкинлек биргән, тарихи эзлеклелекне  булдырган.

Китап бастыру кебек борынгыдан килгән игелекле гамәлне менә инде 19 ел дәвамында "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды дәвам итә. Һәр Яңа ел алдыннан әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне шатландырып яңа китапларны тәкъдир итү кичәсе оештырыла. Агымдгы елда дөнья күргән басмалар белән таныштыру, ягъни "Рухият" китаплары бәйрәме 9 декабрь көнне "Иске Әлмәт" мәдәният йортында узды.

Тантаналы чарада "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды Советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, композитор, музыкант, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе  Мәсгут Имашев, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге  премия лауреаты Ольга Левадная, көньяк - көнчыгыш төбәктә яшәп иҗат итүче язучылар,  әдәбият сөючеләр катнашты.

Әйтеп узганыбызча, "Рухият" нәшриятында очраклы китаплар юк. Чөнки, 18 ел дәвамында нәшер ителгән 187 басманың һәрберсе эксперт комиссиясе әгъзалары биргән фатиха белән генә дөнья күргән. "Талантлы, халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итүчеләргә  матди  яктан ярдәм күрсәтү - безнең изге бурыч", - дип ассызыклады Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында.

- "Рухият" фондының эшчәнлеге әдәби һәм мәдәни мирасыбызны барлау, эзләп табу һәм халыкка җиткерүгә юнәлдерелгән. Бу игелекле гамәлләрнең кыйммәте еллар узган саен арта бара, - диде Наҗия Хәйдәрова район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп.

"Рухият" фонды китаплары коллекциясе быел да 7 басма белән тулыланды.

 Хөрмәт белән  яңа басмаларны ачабыз.

«Гариф Ахунов: Хәзинәле гомер" китабы – Әлмәт төбәгендә язучылар оешмасын төзүче һәм аңа җитәкчелек иткән Татарстан халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, күренекле җәмәгать эшлеклеcенең 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган  басма. Китапта  авторның замандашлары, шәкертләре  һәм якын кешеләренең Гариф Ахуновның тормыш һәм иҗат юлына багышланган истәлек-хатирәләре, төрле чорларны чагылдыручы фоторәсемнәре урын алган.

Шунысы сөенечле, быел фонд тарафыннан балалар әдәбиятына  зур игътибар бирелгән. Резеда Фәрхетдинованың "Муха-синоптик"  һәм Йолдыз Шарапованың "Сәяхәтче чемодан" китабы нәни  китап сөючеләргә  зур  бүләк булды. 

 Гөлгенә Кәримованың "Үзем таптым, үзем югалттым" дип исемләнгән  китабында шагыйрәнең  романтик рухлы халыкчанлыгы, Ленар Шәехның "Бар бездә берәү!.."   исемле китабында авторның юмор һәм сатира жанрында язылган шигырьләре, кызыклы вакыйгаларга корылган хикәяләре, үзенчәлекле гыйбарәләре тупланган.  "И надо жить..."  дигән китап - Нурлатта яшәп иҗат итүче нефтьче Валентин Бурайкинның иҗат җимеше.

Быел нәшер ителгән китаплар исемлеген Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветеран-язучыларыбызның басылып чыккан хезмәтләре, алар турында әйтелгән фикерләр, яшәешне сурәтләгән кайбер әсәрләре һәм күпсанлы фотолары тупланган "Соңгы һөҗүм" исемле басма йомгаклый. 

Без ышанабыз, бу китаплар, һичшиксез, укучылар күңеленә юл табарлар, ә "Рухият"кә яңа иҗади омтылышлар юлдаш булсын . 

Фәрдия Хәсәнова

Наил СӘХАПОВ фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International