Минтимер Шәймиев – "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булып танылды.

Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган.

Казахстанның  Россиядәге илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге премия лауреатлары булып, "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Белорусия Президенты Александр Лукашенко, Кытай Халык республикасы рәисе Син Сциньпин, Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл, кинорежиссер Никита Михалков һәм башкалар танылган, дип яза Интертат.ру 

"Әлмәт таңнары"/Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International