Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Техниканың әзерлеге, ашлама чәчкечләрнең төзеклеге тикшерелә.
Әлмәттә шәһәр һәм район Уставлары буенча ачык тыңлаулар булды.
Хезмәтне саклау көне кысаларында Щлмщт районының сәламәтлек саклау идарәсендә «Хезмәтне саклау буенча мәгълүматларны җыюны оптимальләштерү һәм куллану» семинары үтте. Бу чара идарә җитәкчесе Вера Головина рәислегендә узды.
Рәисә Кольцова 1927 елның 27 апрелендә Новотроицк авылында туа. Сугыш башланганда Раисә апага бары 14 яшь була. Ул колхозда учетчы һәм комбайнер ярдәмчесе булып эшли.
"Җиңү алмагачлары". Әлмәттә шундый исем йөртүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган втераннар Аллеясы барлыкка килде. Алмагачлар шәһәрнең Чехов урамын бизәп торачаклар. Декоратив чәчәк атучы алмагачларның үсентеләрен утыртуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм районның һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.
Россия парламентаризмы көне 27 апрельдә билгеләп үтелә һәм ул көннең үз тарихы бар. 1906 елда эшли Россияда беренче демократик институт - Дәүләт Думасы эшли башлый. Ул парламентаризмга нигез куя.
14 май көнне сәг.11.00 "Татнефть" җәмгыяте әлмәтлеләр өчен ачык һавада спорт чаралары оештыра.
Әлеге авыру белән күзгә күз очрашмаган кешегә, туганнарының, якыннарының авыру белән ни рәвешле көрәшкәннәрен күз алдына китерү бик кыендыр.
28 нче апрель көнне "Нефтьче"мәдәният сараенда "Татарстан Республикасы студентлар язы - 2017" фестиваленең гала-концерты узачак. Әлмәт зонасы.
Комиссия утырышында май бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын булдыру турында сүз алып бардылар.