"Җиңү алмагачлары". Әлмәттә шундый исем йөртүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган втераннар Аллеясы барлыкка килде. Алмагачлар шәһәрнең Чехов урамын бизәп торачаклар. Декоратив чәчәк атучы алмагачларның үсентеләрен утыртуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм районның һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.