Комиссия утырышында май бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын булдыру турында сүз алып бардылар.Әлмәт эчке эшләр бүлеге, юл хуҗалыгы, ТКХ предприятиеләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре бүгенге көндә бу уңайдан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.
- Бердәм булганда гына экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торырга була, - дип ассызыклады район башлыгы Айрат Хәйруллин, киңәшмәне йомгаклап.