Әлмәт шәһәренең 4 нче санлы мәктәбендә "Сугыш кайтавазы. Киләчәк өчен җаваплылык" зональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде.
Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы бөтен дөнь буенча 8 апрельдән 14 майга кадәр уза. Бу атна кешеләрнең игътибарын юлларда тизлек режимын үтәүгә өнди.
"Татнефть" компаниясенең "Әлмәтнең урам театрлары " дип исемләнгән яңа проекты старт ала. Проект шәһәр администрациясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проектның максаты - халыкның социаль активлыгын арттыру, зур күләмдәге тамашачыларны корпоратив һәм шәһәр чараларына җәлеп итү, яшьләрнең иҗади үсешен активлаштыру.
Бәйрәм көнне әлмәтлеләр Гагарин урамында ГТО нормативларын да тапшыра алдылар. Автоматларны сүтеп, җыеп, физик күнегүләр ясап алу мөмкинлеге дә тудырылды.
Әлмәтнең беренче лицей укучылары INFOMATRIX халыкара олимпиадасында катнаштылар. Ул Бухарест каласында узды.
Дуатлон буенча Россия һәм ФТР кубогының 1 этабы майның 13 енә планлаштырылган. Башкача итеп әйткәндә, ул Әлмәт районы беренчелеге дип аталачак. Йөгерү-велосипедта узышу-йөгерү этапларыннан торган дуатлонны ачу парады иртәнге тугызга билгеләнгән.
5 майда Түбән Кама шәһәрендә хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары оештырылды.Ярышта Әлмәт командасы икенче урынга лаек булды.
Быел акциядә катнашучылар “Нефтьче” Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, билгеләнгән 15 сәгатькә кадәр вакыт күп булса да, урам буйлап бабайларын портретларын күтәреп баручылар күп иде инде. 13 мең кеше катнашты агымдагы елда акциядә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге һәм башка җитәкчеләр дә колонна белән атлады.
Җиңү көне — халыкара бәйрәм, безнең халкыбыз батырлыгы алдында хөрмәт күрсәтү чарасы. Бу бәйрәм һәр гаилә һәм гражданин өчен мөһим. Ватан сугышының җилләре кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр ул. Җиңү көне - ул һәлак булганнар, сугышкан солдатлар һәм тыл ветераннары алдында хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге.
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйм!
1945 елның 9 май көне Ватаныбыз тарихы өчен әһәмиятле этап. Сугышта җиңү Ватаныбызның көче , төрле милләтләр, социаль группалар бердәмлеге символы булып тора.