Бүген әлеге службага 81 ел тула.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 3 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 3 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Бу әлмәтлеләр тарафыннан уздырылучы өченче ЕвроСабантуй.
Габдрахманлылар һәм тайсуганлылар Сабан туе бәйрәмен бик күңелле һәм оешкан тоөстә билгеләп уздылар.
Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итте. Чаралар шәһәр паркында “Татнефть” компаниясе яшь хезмәткәрләре форумы белән башланып китте. Яшьләрне компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, “Татнефть”нең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин һ.б. сәламләде.
Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча барлык мунициципаль районнарның 996 объектының 923ендә эшләр бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды. Эш тәкъдим итәргә 10 предприятиедән килгән иделәр. Алар арасында банкның кадрлар бүлегеннән дә, транспортчылар, почта, китапханә һәм башкалардан бар иде. Ярминкәдә 156 кеше катнашты. Эш бирүчеләр тарафыннан 50 вакансия тәкъдим ителде. 11 кеше эшкә чакыру алды.
Аерым категория гражданнарга 50 процент күләмендә компенсация бирелә. Бу категорияга 1 һәм 2 төркем инвалидлар, инвалид-балалар,инвалид балалары булган гражданнар, техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераннарв, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хезмәт ветераннары, 16 яшькәчә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр һәм башкалар керә.
Казанлыларны гастрономик «Тәмле Казан» фестивале кысаларында француз ризыгы әзерләргә өйрәтәчәкләр. Быел ул ике шәхескә: кышын 90 яшьлеген билгеләргә тиеш булган татар ашлары белгече Юныс Әхмәтҗановка, шулай ук француз рестораторы һәм шеф-пешекчесе Поль Бокюзга багышлана.
Фестиваль кунаклары француз шеф-пешекченең төрле рецептлары буенча әзерләү серләренә төшенәчәк. Шуны да өстәргә кирәк, чарада француз кухнясы Казан һәм Париж килешүе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Көзге чорда узачак сайлаулар алдыннан бүген 4 нче мәктәптә алдан тавыш бирү чарасы үтте. Анда кандидатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар арасында очрашулар булды.