Әлмәттә яшьләр көнен билгеләп узалар

2017 елның 1 июле, шимбә

Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итте. Чаралар шәһәр паркында “Татнефть” компаниясе яшь хезмәткәрләре форумы белән башланып китте. Яшьләрне компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, “Татнефть”нең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин һ.б. сәламләде.

Бәйрәм спорт уеннары, интерактив мәйданчыклар эшчәнлеге, мастер-класслар, күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Технопарк күргәзмәсе дә эшләде. Кичке 8 дә паркта электрон музыка сөючеләр өчен популяр DJ Леонид Руденко чыгыш ясый, шулай ук пляжда “Фестиваль красок”, Яшьләр үзәге каршында гирозаезд үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International