Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча барлык мунициципаль районнарның 996 объектының 923ендә эшләр бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт барлык 146 объектта да ясала, шулардан 29 гомуми белем мәктәбе, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешма. Төзелеш-монтаж эшләрен үзләштерү факты барлык гомуми белем мәктәпләре буенча 77,5% тәшкил итә. 5 объектта эшләр төгәлләнгән, бу – Әгерҗе, Буа, Кайбыч, Арча районнары һәм Чаллы шәһәре.
Коррекцион мәктәпләр буенча – 74,2%. 1 объектта – Чистай районында – эшләр төгәлләнгән.
Мәктәпкәчә оешмалар буенча – 2,1%. 16 объектта эшләр төгәлләнгән.
Ирек Фәйзуллин булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт программасы турында да сөйләде. Аңа 10 һөнәри белем оешмасы кертелгән, финанслау күләме – 681,38 млн. сум. Үзләштерү факты – 75,7%. 1 объектта эшләр тәмамланган (Казан шәһәре).
Мәдәният объектларына капиталь ремонт барлык 44 объектта да ясала. 10 объектта эшләр тәмамланган – Актаныш, Әгерҗе, Буа, Чүпрәле, Питрәч, Теләче, Бөгелмә, Тәтеш, Кайбыч районнары.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт планлаштырылган 28 объектның 19ында тәмамланган. Үзләштерү факты – 97,4%.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советларының, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең, шулай ук амбулатор-поликлиника учреждениеләренең биналарына капремонт турында да мәгълүмат бирде. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә 75 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасыннан 69 объектта эшләр башланган.
Төзелеш объектларында техник иминлек кагыйдәләрен бозулар турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтчелеге башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов сөйләде.
2017 елда Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2 мең 287 тикшерү уздырылган. Шуның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 39 факт ачылган.
Кыр эшләре барышы, чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республика кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү 1,63 млн. гектар җирдә башкарылган, корткычлардан эшкәртү - 530 мең гектарда, авырулардан - 590 мең гектарда.
Яфрак аша ашлау 1 млн. гектар җирдә башкарылган.
Марат Әхмәтов шулай ук республика хуҗалыкларында комбаннарны әзерләү барышы турында да сөйләде.
ТР авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, 30 июнь көненә республикада печән 50 мед тонна күләмендә әзерләнгән, сенаж - 900 мең тонна.
Республикада 1 чагыштырамача терлек башына - 5 центнер әзерләнгән.
Киңәшмә ахырында башкарма комитет җитәкчесе каралган мәсьәләләрне тикшерү һәм хәл итү буенча шәһәр һәм район хезмәтләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.