Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 нче июленнән минималь хезмәт хакының күләме Россия Федерациясендә аена 7800 сум тәшкил итә.
Астрономия 10-11 сыйныфлар өчен мәҗбүри предмет булачак, әмма аның буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырылмый.
Киләсе ял көннәрендә "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты әлмәтлеләрне шәһәрнең 8 мәйданында көтә.
2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;
- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;
- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр.
Бүгенге көндә куркынычсыз юл хәрәкәтен светофор кебек ярдәмчесез күз алдына китереп тә булмый. Балаларның юл-транспорт травматизмын киметү һәм юлларда тәртипне саклау күнекмәләрен тәрбияләү максатыннан 7 август көнне "Нәни куллар" балалар бакчасында светофорның туган көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Бүген наркотикларга һәвәсле булган әлмәтлеләрнең гаиләләренә бушлай психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер үзәк ачылды. Бу инде икенче бина.
Чара фикультурачылар көне кысаларында узачак.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 10 август көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр. Минималь температура төнлә +9..+12˚, максималь көндез +19..+22˚.
12 август көнне шәһәр пляжы, шәһәр стадионы һәм Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркы территорияләрендә масштаблы спорт-күңел ачу чаралары узачак.
14-18 яшьтәге балигъ булмаган балаларны эшкә алучылар ирекле эш йөртә алмый, аларга карата билгеле бер таләпләр бар. Алар хакында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.