Астрономия Әлмәт мәктәпләре өчен мәҗбүри предмет буларак кертелә

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Астрономия 10-11 сыйныфлар өчен мәҗбүри предмет булачак, әмма аның буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырылмый.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, кайбер мәктәпләрдә яңа дәрес - 1 сентябрьдән, кайберләрендә 2018 елның 1 гыйнварыннан керә башлаячак. Аңа 35 сәгать багышланылачак. Шул ук вакытта бу предметтан Бердәм дәүләт имтиханы кертелмәячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда физикадан Бердәм дәүләт имтиханында астрономия курсыннан сораулар барлыкка килергә мөмкин. Быел исә астрономиядән Бөтенроссия тикшерү эшләре кертү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International