12 август көнне шәһәр пляжы, шәһәр стадионы һәм Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркы территорияләрендә масштаблы спорт-күңел ачу чаралары узачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Әлмәткә бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин килде. Район бышлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина һәм башка рәсми затлар белән бергә "Татарстан Республикасының поликлиникаларында капиталь ремонт" республика программасы кысаларында ремонт эшләре бара торган медицина учреждениеларында булды.
Әлмәтлеләр ничек итеп картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү, ана капиталын алуга гаризаны биргәндә ниниди документлар кирәк икәне, нинди пенсия белән тәэмин итү ваирантын сайлау турында "Пенсия Bot Telegramын" кулланып белә алачаклар.
Акция инде берничә ел рәттән уздырыла. Әлеге чара барышында күп кенә балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга ярдәм кулы сузыла.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Газ моторлы ягулыкны кертү республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең машина-трактор паркларының икътисади нәтиҗәлелеген арттыруның тормышка ашырырлык юлларының берсе булып тора.
12-13 август көннәрендә Әлмәт ат спорты мәктәбе манежында ат спорты буенча ярышлар "Татнефть" ГАҖ бүләкләренә Физкультчы көненә багышланган Әлмәт муниципаль районының ачык беренчелеге" узачак.
16 август көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "УҺБ, ЮБ уку йортларын тәмамлаучылар, барлык эш табарга теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.
10-13 август көннәрендә Казанда Баскет-холл баскетбол спорт бинасында (Спартаковская, 1 урамы) халыкара иптәшләрчә катнаш ир-ат командалары арасында баскетбол буенча турнирның матчлары һәм күнекмәләре узачак.