ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт район мәдәният йорты үзешчәннәре 16 август көнне Токарликов ис. хуҗалыкта чыгыш ясадылар. Үзеш­чән сән­гать­тә кат­на­шу­чы­лар­ның моң­лы җыр­ла­ры ком­байн­чы­лар­га бик оша­ды, алар ар­тист­лар­га рәх­мәт­лә­рен бел­де­реп, ях­шы кә­еф бе­лән кыр­да эш­ләү­лә­рен дә­вам ит­те­ләр, бер­гә­лә­шеп ис­тә­лек­кә фо­то­рә­сем­гә дә төш­те­ләр.

Әлмәттә социаль туризм киң юнәлеш ала.

23 сентябрь көнне Казан шәһәрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында I ел саен үтә «Ел хатын-кызы. Топ-50 2017» торган халыкара бәйге узачак.

Район прокуратурасы авыл җирлегендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында  законнарны бозу очраклары ачыкланды.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә.  17 августта явым-төшем күзәтелми, минимальтемпература төнлә +7..+11˚,максималь көндез  +20..+24˚.

 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 

Татарстанда гражданнарны гриппка каршы вакциналау башланды. 2017 ел эчендә Татарстанда 1,5 млн артык кешегә прививка ясарга планлаштырыла. Әлмәттә дә прививкалар ясатуга әзерлек башланды.

Август аенда Татарстан Республикасы юстиция министры Загидуллин Р.И. тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында  хокук ый характердагы сорауларда юридик ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Сатып алучыларның хокукларын яклау» темасына www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән урта (тулы) гомуми белем программаларын үзләштерүче Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеларының 8-11 сыйныф укучылары арасында   олимпиада уздыра. 

15 август көнне 7нче балалар китапханәсе-филиалы хезмәткәрләре балаларны "Җәй, кояш, диңгез, пляж: багажга нинди китапны алырга" әдәди ишегалдына чакырдылар һәм "укы әле аланын" оештырдылар, китаплар-бәләкәчләр, китаплар-уенчыклар, китаплар-пазллар, төрле журналлар һәм кызыклы китапларны тараттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International