Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Сатып алучыларның хокукларын яклау» темасына www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән урта (тулы) гомуми белем программаларын үзләштерүче Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеларының 8-11 сыйныф укучылары арасында олимпиада уздыра.
Олимпиадага әзерләнү белән бәйле сораулар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына 89172527479 телефонына (Виноградова Алина Игорь кызы) шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була.