Әлмәт район мәдәният йорты үзешчәннәре 16 август көнне Токарликов ис. хуҗалыкта чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның моңлы җырлары комбайнчыларга бик ошады, алар артистларга рәхмәтләрен белдереп, яхшы кәеф белән кырда эшләүләрен дәвам иттеләр, бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә дә төштеләр.