Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре һәм ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көне һәм шәһәр көне белән тәбрик итәм! Татарстанның нефть башкаласы өчен бу ике бәйрәм күптәннән бирле берләшкән. Нефтьчеләр һәм газчыларның берничә буынының фидакарь хезмәт итүенә күрә Әлмәт районы республиканың иң зур сәнәгать районына, илнең әйдәп баручы нефть һәм газ үзәкләренең берсенә әйләнде.
Беренче кыңгырау бүген Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Беренче тапкыр парта артына якынча 2800 беренче сыйныф укучысы утырды.
2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;
- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;
- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр.
Бүген бөтен дөньяда хак мөселманнар ислам динедәгеләр өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.Бу көнне Әлмәт районының һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә мөселманнар гает намазына җыелдылар. Җәмигь мәчеттә Әлмәт районы һәм шәһәренең имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов вәгазь укыды.
Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әхлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәм нигезендә шушы ике сыйфат ята.
1 се һәм шулай ук 2 се Әлмәттә яңгырсыз, кызу көн булачак. Температура + 24..+29º ка кадәр җитәчәк.
2 сентябрь көнне 4 һәм 7 А автобус хәрәкәтенә вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк. Алар түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:
4 нче маршрут:
РТС - Шоссейная урамы - Герцен урамы - Фәхретдин урамы - СУ-5 боҗрасы - Техснаб
7 А маршруты:
Радиоприбор заводы - Бигаш урамы - Әминова урамы - Шевченко урамы - Фәхретдин урамы - СУ-5 боҗрасы - УПНП бакчалары һәм КРС
МУП "АТУ" администрациясе
2 сентябрь көнне 4 троллейбус хәрәкәтенә вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк.
Әлмәт шәһәренең китапханәләрендә "Яшүсмер-2017-Гаилә" ведомствоара профилактик операциянең өченче этабы төгәлләнде.