Кадерле әлмәтлеләр! Хөрмәтле дингә ышанучы мөселманнар!

2017 елның 1 сентябре, җомга

Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әхлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан  чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәм нигезендә шушы ике сыйфат ята.

Районыбызда һәм шәһәребездә ата-бабаларыбызның рухи мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүген Әлмәт муниципаль районында 38 мөселман дини оешмасы теркәлгән,шуларның унысы шәһәрдә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара.

Мөселман җәмәгатьчелеге район һәм шәһәр тормышында актив катнашып, социаль эшкә, җәмгыятьтә динара, милләтара тынычлыкны үстерүгә үзләреннән чагыштыргысыз өлеш кертә.  Яшьләрдә толерантлык, кешелеклелек тәрбияләвегез һәм хәйриячелегегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Изге Корбан бәйрәме сезгә район һәм шәһәр иминлегенә багышланган эшләрне башкаруга көч өстәсен, барлык башлангычларда уңыш алып килсен, һәрберегезнең күңелен шатлык һәм канәгатьлек хисләренә төрсен. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р.Хәйруллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International