Әлмәт мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп узалар

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген бөтен дөньяда хак мөселманнар ислам динедәгеләр өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.Бу көнне Әлмәт районының һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә мөселманнар гает намазына җыелдылар. Җәмигь мәчеттә Әлмәт районы һәм шәһәренең имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов вәгазь укыды.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин дин тотучыларны көтеп алынган изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итте, безнең районда һәм шәһәрдә ислам традицияләренә – ата-бабаларыбыз мирасына игътибар зур булуын әйтте. Дин тотучылар өчен барлык шартлар бар. Район башлыгы район мөселманнары, башка диндәгеләр белән татулыкта булып, алга таба да җәмгыятьтә рухи яңарыш процессында актив роль уйнарлар дип ышаныч белдерде.

Намаздан  соң корбан чалу йоласы башланды. Муниципалитет, “Татнефть” компаниясе һәм предприятие җитәкчеләре кайгыртуы, уртак тырышлык белән соңгы елларда корбан чалу машина белән керү-чыгу өчен уңайлы булган махсус мәйданчыкта башкарыла. Анда санитария кагыйдәләре саклана, калдыкларны җыю урыннары бар, тиреләр кабул ителә. Быел Әлмәт районында беренче тапкыр дөя чалачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International